Бу хатлар турында Казан педагогика көллиятенең элеккеге укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гөлчәчәк апа Әдһәмованы гүргә иңдергән көнне ишеттем... Үкенеч үзәгемне өзде – аз гына алдарак белсәм, очрашырга, танышырга өлгерсәк, мәхәббәт тарихларын ул бит миңа үзе сөйләр иде! (Гомумән, Гөлчәчәк апаның бөтен тормышы тоташ үкенечтән торган бугай. Язмышын күбрәк бел-гән саен, бу фикерем ныгыды гына. Ни аяныч... Бердәнбер гомер бит ул!)